Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

«Рус» комбайнчылары бирешә торганнардан түгел

Илгиз Шияпов, Илдус Гараев, Фирдәвес Юмаев комбайннары бүген Холодный Ключ басуларында язгы бодайның соңгы гектарларын суктыра иде. Райондагы бердәнбер комбайнчы Венера Бикмухаметова быел биредә комбайнчы ярдәмчесе булып эшли.

(Илдус Шаһиев, «Минзәлә-информ»)

Басу турында әйтүебез юкка түгел. «Органик групп» таркала башлагач, бер төркем хезмәткәрләр ООО «Рус» оештырдылар. Районның төрле почмакларында һәм Тукай районында кечкенә кишәрлекләре ике мең гектарга җитә. Базалары Югары Тәкермән һәм Холодный Ключ авылларында.

«Рус» комбайнчыларына район башлыгының рәхмәт хатларын һәм премиягә сертификатны районның авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе җитәкчесе Илфар Халиков тапшырды. Коллективка уракны тизрәк бетерүләрен теләде.

«Илдар Гимадиев кулы астында җил — давылларга бирешмичә эшләвебезне дәвам итәбез. Быел былтыргы кебек искитмәле уңыш юк, билгеле. Әмма башкалардан ким — хур түгелбез», — дип хәбәр итте «Минзәлә- информ» га хуҗалык белгече Илфак Мәүҗиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев