Рус Мөшегесендә Хәрби Диңгез Флоты көнен билгеләп үттеләр
Бәйрәм Әтрәкле җирлеге мәдәният хезмәткәрләренең «Жырлыйм туган якта» дигән проектлары кысаларында үткәрелгән чараларның беренчесе булды.
— Рус Мөшегесеннән Хәрби Диңгез флотында хезмәт иткән 4 икетуган Выборновларның әниләре Римма һәм Фәнисә Выборновалар, Тат.Мөшеге авылыннан ветеран-укытучы, 1970 елларда Тын океан флотында хезмәт иткән Раиф абый Закиров чыгышларын халык зур кызыксыну белән кабул итте, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информ» га Татар Мөшегесе мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Әлфия Әхмәтова.
Бәйрәм кысаларында яңгыраган җырлар, башкарылган биюләр һәркемнең күңеленә хуш килде. Чара чәй өстәле артында күңелле аралашу белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев