Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

«Сабантуй» журналы Минзәлә гимназиясендә кунакта

30 сентябрь көнне гимназиягә Сабантуй» журналының баш мөхәррире Руфия Мөхетдинова һәм баш мөхәррир урынбасары Илсөяр Галиевалар кунакка килде.

Бу килү очраклы гына түгел иде, чөнки гимназиянең башлангыч сыйныф укучыларының барысы да «Сабантуй» һәм «Салават күпере» журналларына бик теләп язылалар. Кунакларны милли киемнәрдән киенгән укучылар татар халкының милли ризыгы чәкчәк белән каршы алдылар. Һәм әти-әниләр ярдәме белән, башлангыч сыйныф укучылары көзге байлыкка багышлап, сый — хөрмәттән сыгылып торган табын әзерләделәр. Анда нинди генә нигъмәтләр юк иде: пирог, бәлеш, компот, кайнатма, как, желе һәм бик күп төрле камыр ризыклары. Шунысы куанычлы: һәр сыйныфтан укучылар матур итеп, саф татарча шигырен сөйләп, җырын җырлап, кунакларны каршы алды. 


Очрашу барышында кунакларыбыз да укучыларның белемнәрен сынап карарга өлгерделәр. Укучыларга мәкальләрне дәвам итү, табышмакларга җавап табу белән бергә, фразеологик берәмлекләрнең дә мәгънәсен аңлатырга туры килде. Укучылар сынатмады һәм биремнәрне бик тиз башкарып чыктылар. Кунаклар да буш кул белән килмәгәннәр. Балаларга «Сабантуй» журналы белән бергә истәлекле бүләкләр дә калдырып киттеләр.

Исегезгә төшерәбез: 1 - 11 октябрьдә "Минзәлә" район газетасына арзан хакка язылырга мөмкин! Ташламалы ункөнлектә почта бүлекләренә мөрәҗәгать итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев