Садак бистәсендә чыршы бәйрәменә рәхим итегез
Шатлык-куанычлары, борчу-мәшәкатьләре белән күңелләрдә генә түгел, тарихта да калачак бу ел безнең белән хушлашырга җыена.
(Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)
Узып баручы елдагы күңелле хатирәләрнең берсе булып хәтеребезгә тагын бер бәйрәм кереп калсын. Ул – 28 декабрьдә 17.00 сәгатьтә Садак бистәсендәге балалар мәйданчыгында Яңа ел чыршысын ачу бәйрәме.
Гөлфия Хәлимова, ТОС-1 җитәкчесе:
– Хөрмәтле минзәләлеләр һәм шәһәребез кунаклары! Сезне Садак бистәсендә Яңа ел чыршысын ачу тантанасына чакырабыз. Бәйрәм кунакларын музыкаль бәйрәм, котлаулар, Кыш бабай һәм Кар кызының татлы күчтәнәчләре, чыршы тирәли уеннар һәм конкурслар көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев