Салым кертемнән түгел, ә керемнән түләнә
Күптән түгел редакциягә сорау белән укучы мөрәҗәгать итте: «Билгеле булганча, быел банк кертемнәре буенча процент керемнәреннән НДФЛ түли башлыйбыз. Процентлардан керемнәрнең ничә сумнан салым түләнүен беләсе килә?»
Бу мәсьәлә буенча район прокуроры вазыйфаларын башкаручы, кече юстиция киңәшчесе Тимур Габдуллин аңлатма бирде.
— НДФЛ кертем суммасынан түгел, ә календарь ел дәвамында алынган процентлар суммасы һәм 1 млн сумның һәр айның беренче числосына гамәлдә булган Россия Банкының төп ставкасының максималь күрсәткече белән тапкырчыгышының аермасыннан түләнә. Әйтик, 2023 елда максималь ставка 1 декабрьгә булган һәм 15% тәшкил иткән. Димәк, салым түләнми торган керем лимиты 150 мең сум тәшкил итә. Физик затлар НДФЛ ны бер ел эчендә кертемнәр буенча процентлар суммасы лимиттан артып киткән очракта түләргә тиеш булачак. Шул рәвешле, кертемнәр буенча процентлар суммасы бу лимиттан артып китсә, салым процентлар суммасы белән лимит арасындагы аермадан исәпләнә. Шул ук вакытта, НДФЛ ставкасы 2023 елдагы гомуми керемгә бәйле һәм 5 млн сумга кадәр 13% һәм бу суммадан артканда 15% тәшкил итә.
Кертемнәр буенча процентларга НДФЛ исәпләгәндә, процент ставкасы ел дәвамында еллык 1% тан артмаган сум счетлары буенча керем, шулай ук эскроу счетлары буенча процент керемнәре исәпкә алынмый.
Банклардагы кертемнәр буенча процентлардан НДФЛ банклар һәм «Кертемнәрне иминиятләштерү буенча агентлык» дәүләт корпорациясе биргән мәгълүмат нигезендә салым хезмәте тарафыннан исәпләнә. Күрсәтелгән мәгълүматлар Россия Федераль салым хезмәтенең «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» интернет-сервисында «Керемнәр» бүлегендә чагыла.
Салымны ничек түләргә? Түләүгә салым турындагы мәгълүмат мөлкәт салымнары буенча салым уведомлениесендә чагылдырылачак. Россия Федераль салым хезмәте сайтында Салым түләүченең шәхси кабинетында теркәлгән гражданнар электрон рәвештә салым түләргә кирәклеге турында хәбәр алачак, калганнарына почта аша җибәреләчәк. Салымны 2024 елның 2 декабреннән дә соңга калмыйча түләргә кирәк булачак. Түләүне Федераль салым хезмәте сайтындагы Шәхси кабинет, «Налоги ФЛ» мобиль кушымтасы, дәүләт хезмәтләре порталы, банкның мобиль кушымтасы аша башкарырга мөмкин.
сан
Быел беренче тапкыр Татарстанда яшәүче 33 меңнән артык кеше 2023 елда банк кертемнәре буенча процент керемнәреннән салымның гомуми 2,9 млрд сум күләмендә физик затлар керемнәренә салым (НДФЛ) түләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев