Салым хезмәтендә эшләгәндә Антонина Красильникова Владимир Путинга мөрәҗәгать итә
Бүген Россиядә Салым инспекциясе хезмәткәрләре көне.
Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан редакциягә Антонина Красильникова килде. Быел Россиядә салым хезмәте оешуга 35 ел тулган икән. Шул уңайдан ул иң якын хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре белән безнең аша котлады. Аларның кайберләре салым органнарында 10-20 ел эшләгәннәр. Тыңлаучы кеше булгач, Антонина Леонидовна ул чордагы хезмәтләре, инспекциядә эшләүчеләр хакында тәмләп сөйләде.

Бер тапкыр Мәскәүгә җыелышка баргач, Владимир Путинга сорау-үтенеч белән мөрәҗәгать итүен дә хәтеренә төшерде.
Антонина Красильникова да финанс системасында 40 елга якын эшләгән шәхес. Хезмәт юлын 1975 елда район финотделында инспектор булып башлаган, салым хезмәте оешкач, беренче көннәреннән инспекциядә һөнәри баскычтан күтәрелә барып, 2002 елдан районара (Актаныш, Мөслим районнары кушылгач) салым инспекциясе җитәкчесе була.

Ул елларда салым инспекциясенең яңа бинасы төзелгәч, анда: «Салымнарны түлә дә, тыныч йокла», — дигән лозунг бар иде. Бу канатлы сүзләр хәзер дә бик актуаль. Шуңа милегең, байлыгың бар икән, закон нигезендә, дәүләт белән бүлешергә онытмаска кирәк, дип, үз фикерен әйтте безнең кунагыбыз. Антонина Красильникова мөрәҗәгать итүчеләргә салым түләү буенча киңәшләре белән ярдәм дә итә икән әле.
Мөлкәтле кешеләрдән җыелган салым төрле дәрәҗәдәге бюджетларга кайта һәм һәр территориядә реаль эшләргә тотыла: объектлар төзелә, инфраструктура яңартыла һәм карап торыла.
Салым органнарында да цифрлы технологияләр оператив кертелә. Районда күптән инспекция юк инде. Әмма зданиесе башкаларга файда китерә. Ә анда эшләгән ветераннар чынлап та җылы сүзгә лаек. Котлыйбыз!
Фотолар шәхси архивтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев