Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

«Самый Классный КЛАССНЫЙ» конкурсы җиңүчесен РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина билгеләячәк

Минзәлә районында «Самый Классный КЛАССНЫЙ — 2023» конкурсында тавыш бирү төгәлләнде.

«Самый классный классный — 2023» конкурсының 1нче этабына Минзәлә районы укучылары, ата-аналары тарафыннан 23 укытучы тәкъдим ителгән иде, шуларның 15е — финалга чыкты.

Тавыш бирүдә актив катнашкан, комментарийлар калдырган укучыларга, ата-аналарга рәхмәтебезне белдерәбез. Безнең menzela. ru сайтында сыйныф җитәкчеләре өчен барысы 16495 тавыш бирелде. 

РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина җиңүчене тавыш бирүләр буенча гына түгел, ә сыйныф җитәкчеләренә атап язылган комментарийлар буенча үзе билгеләячәк. Җиңүченең исеме 8 март бәйрәме алдыннан район мәдәният сараенда узачак бәйрәм концертында әйтеләчәк. Җиңүчегә депутатның 35 мең сум премиясе тапшырылачак. Финалистларны бүләкләү дә шул ук чарада була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев