Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Шатлык” балалар бакчасы коллективы гуманитар ярдәм җыюга зур өлеш кертә

Хезмәткәрләр мобилизацияләнүчеләр өчен җылы оекбашлар бәйләделәр

 (Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ")

 Безнең шәһәрдә яшәүче Ирина Митюшкинаның гуманитар ярдәм җыюда актив катнашканын белгәч, без аның белән элемтәгә кердек. Ә ул безгә “әлеге эшне күңел кушуы буенча алып барам”, дип тыйнак кына җавап бирде. Шулай ук үзе медик булып эшләүче Минзәләнең 11нче "Шатлык" балалар бакчасында беркем дә бу изге эштән читтә калмады, дип ассызыклады. Чыннан да, аларның эшчәнлегенең масштабы сокландыргыч.

- Безнең хезмәткәрләр Т. Назарова, Р. Шакирова, Н.Красильникованың әнисе оекбашлар бәйлиләр. Минем апам Н. Мифтахова да бик күп оекбашлар бәйләде, - дип хәбәр итте Ирина Александровна.

Тәрбияче Е. Алексеева йон артыннан Әлмәткә барды һәм әнисе Людмила белән бергә бу йонны авылларга тараттылар. Анда аны эрләделәр.

Н. Красильникованың улы өлешчә мобилизация кысаларында чакырылгач , барлык коллектив тарафыннан кулдан килгәнчә матди ярдәм күрсәтелә.

- Махсус хәрби операциядә катнашканда яраланучылар дәвалана торган госпитальгә хуҗалык, урын-җир кирәк-яраклары, медикаментлар кирәклеген ишеткәч, кызларыбыз читтә калмады. Ә мөдиребез Н. Калинина һәм Р.Сәхапова җыелган әйберләрне "Ялкын"яшьләр үзәгенә алып бардылар. Шәхсән үзем мөмкин кадәр күбрәк ярдәм итәргә кирәк, дип саныйм, - диде Ирина Митюшкина.

Безнең өстәмә

Ирина Митюшкина үзе районда эшчәнлек алып баручы инициатив төркем кызларына, аларның гуманитар ярдәм җыюга бөтен көчләрен куюларына соклануын ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев