Сәхнә тотты Тулбай бөркетләре
Язның беренче бәйрәме — 8 Март — Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Тулбай авылы клубында зур бәйрәм концерты булып узды.
Бу кичтә сәхнәнең чын хуҗалары авылыбызның иң талантлы, кыю һәм дәртле егетләре иде.
Программа тулысынча егетләр тарафыннан әзерләнгән иде. Алар җыр-биюләре, юмористик сәхнәләштерелгән номерлары белән тамашачыларның күңелен яулады.
Бәйрәм башыннан ук залда җылы мохит хөкем сөрде. Һәр чыгыштан соң тамашачыларның кайнар алкышлары тынмады.
Марат Маликов, Наиль Шэйхетдинов ,Назим Ямалиев, баянчыбыз Ринат Имаметдинов башкаруындагы лирик җырлар аналарның һәм кызларның күңелен нечкәртсә, Айнур Гатинның, кунак егете Рамазан Крашевның биюләре дәртләндерде. Айрат һәм Альмир Гатиннарның кызыклы чыгышы залны көлдерде.Әниләргә, хатын -кызларга багышланган шигырьләрне Айрат Гатин, Илгизәр Сабиров, Ильгиз Загиев куңелгә үтәрлек итеп укыдылар. Минзәләдән килгән кунак егетебез Ильнур Авзаловның һәр чыгышы “Тулбай авылының халык артисты” исемен бирерлек итеп алкышка кумелде.
Тамашачылар концерттан зур канәгатьләнү алып, күтәренке кәеф белән таралдылар.
Концерт ботен яклап уйланылган иде. Матурлыкка дан,хатын-кызга хөрмәт, Әниләргә игелеклелек турында видеосюжетлар залда алышып торды. Хәрби операциядәге егетләребез Ринат Гатин, Рамиль Фатихов, армия сафларындагы егетебез Камиль Мөбәрәковның эниләренә, апаларына чәчәк бәйләмнәре дә твпшырдылар егетләр . Аларның тиздән Жину белән кайтуларын теләп алкышлады халык.
Концертны әзерләуче, егетләрне сәхнәгә менгеруче, алып баручы, көлдеруче , елатучы , режиссер һәм продюсер Ильгиз Загиев иде.Ильгизне данлы эшмәкәр итеп кенә тугел, киләчәктә “ Тулбай бөркетләре” ансамбле житәкчесе булып район, республика сәхнәләрендә дә курәсебез килә әле.
"Тулбай егетләре сәхнә тотты!" — дигән сүзләр бүген һәркемнең телендә иде. Бәйрәм кичәсе авылдашларның бердәмлеген, ир-атларыбызның хөрмәтен һәм талантын тагын бер кат исбатлады. Рәхмәт , егетләр Тормыш парларын Тулбай егетләре итеп сайлавыбызга тагын бер кат горурланып , шатланып утырдык. Егетләребез бәйрәмгә иң матур истәлекле бүләк сайлаганнар Рәхмәтебез чиксез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев