Сайлаучылар бик актив
Педагогия көллиятендә урнашкан сайлау участогына үземнең сайлау хокукымны үтәргә килгәч ,профессиональ инстинкт та кузгалды.
(Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ)
Элек тә бу участокка караган сайлаучылар бик актив иде,бүген исә ярты сәгать эчендә чират барлыкка килгән.Саклык чараларын үтәгәч кулыма телефон алдым.
Ренат Ибраһимов,участок сайлау комиссисе рәисе:
-Безнең участокка меңнән артык сайлаучы беркетелгән,берничә пенсионер сәгать сигезгә кадәр чират алган иде.
Исегезгә төшерәбез,бүген Татарстанда һәм Минзәләдә Республика Президентын һәм җирлек депутатларын сайлыйбыз.Сайлаулар бүген башланып,13 сентябрьдә төгәлләнәчәк.Участоклар иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр эшләячәк.Сайлау участокларының адреслары үзгәрмәде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев