Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Сайлаучылар үтәлгән бурыч хисе белән тавыш бирәләр

1943нче сайлау участогында Минзәлә районының Воровский исемендәге совхоз бистәсендә Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү процессы тыныч бара.

Гөлнара Баһаветдинова, сайлау комиссиясе секретаре:

«Авыл халкы актив рәвештә тавыш бирергә килә. Сайлау участогы иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр эшли. Барлык санитар-эпидемиологик нормалар саклана: сайлаучыларның температураларын тикшерәбез, кулларын дезинфекциялибез, битлекләр, перчаткалар, ручкалар тапшырабыз. 1.5 метрлы социаль дистанциянең үтәлешен катгый күзәтәбез. Участок янында полиция патруле кизү тора.»

Ралия Зиннәтуллина, 18 яшь:

«Бу минем тормышымда икенче тавыш бирү. Безнең ил,безнең Конституция,безнең теләк диләр бит, шуңа күрә, тавыш биреп, сайлау участогыннан үтәлгән бурыч хисе белән чыктым.»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев