Шартлар тудыру да безнең өстә
Район предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре, авыл җирлекләре белән үткән традицион киңәшмәдә район башлыгы Айдар Салахов төзелеш тармагында эшләүче чиновникларның тагын бер кат Элеваторная һәм Садак бистәләрендә газ кертүнең сузылуын исләренә төшерде.
(Илдус Шаһиев, Минзәлә-Информ)
Чынлап та, район башлыгы әйткәнчә, үз йортын төзергә теләүчеләргә җир бирүдә проблемалар юк.Әмма инфраструктура артта кала.Бу юнәлеш өсен җаваплы чиновниклар февраль аенда йортларга газ биреләчәк дип ышандырганнар иде. Март ае да үтте. Газның исе дә сизелми. Энергетиклар, Коммуналь челтәрләр үз эшләренә җаваплы карагач, бу бистәләрдә яшәр өчен минималь шартлар бар. Газ өстенә юллар проблемасы хакында сүз кузгатырга куркарсың. Ул бистәдәге ләпек шәһәр урамнарын пычратуны дәвам итә.
Менә шуңа да Айдар Салахов, кешеләрнең яшәү шартларын яхшырту властьның көндәлек бурычы икәнлегенә тагын бер кат басым ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев