Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Школьный” скверын төзекләндерү башлана

Озакламый шәһәр уртасындагы скверларның берсе – “Школьный” скверын төзекләндерү эшләренә керешәчәкләр.

(Минзәлә, 21 май, “Минзәлә-информ”, Флүрә Мусина)

Район башлыгы Айдар Салахов җитәкчелеге тарафыннан дәүләт программаларына кергән  объектларда эш барышы ныклы контрольдә тотыла. Ул бүген 4 нче балалар бакчасында, “Веста” яшьләр үзәгендә барган капиталь ремон барышын карады. Әлеге объектларга озакламый “Школьный” скверы да өстәләчәк.

–Иң мөһиме – скверда яшеллек, матурлык, уңайлы мохит булдыру, моннан тыш аны файдалы максатларда файдалану, –диде район башлыгы Айдар Салахов.

Быел гыйнвар аенда җәмәгатьчелек тыңлаулары вакытында минзәләлеләр тарафынннан тәкъдим ителгән фикерләрне истә тотып, Казан архитекторлары скверның  проект эскизын әзерләделәр. Скверны төзекләндерү буенча проектның эскизы районның баш архитекторы кулында инде. Владимир Петров скверда нинди үзгәрешләр булачагы белән таныштырды.

Подрядчы да билгеле –Олег Ильин җитәкчелегендәге “Мензелинская ПМК “Мелиорация” оешмасы.

–Скверда демонтаж эшләренә керешкәнче, без иң элек төзекләндерү өчен материалларны туплаячакбыз. Бу безгә эшне кыска вакытта башкару мөмкинлеге бирәчәк, диде оешма җитәкчесе.

Безнең өстәмә

Татарстан Республикасының Баш инвестицион-төзелеш идарәсе 1,14 миллиард сумлык ике тендер игълан иткән иде, алар Татарстанның төрле районнарындагы яр буйларын, скверларны, паркларны, мәйданнарны төзекләндерүгә тотылачак. Сүз Татарстанның 36 районындагы 38 объект турында бара. Аларны ел ахырына төзекләндерергә тиешләр. Исемлектә Минзәлә дә бар: “Школьный” скверын 21,8 млн сумга төзекләндерү каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев