Шәһәр почтальоннары иренәме, әллә...
10 ноябрьгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, 2021 елның беренче яртысына 800 гә якын гаилә төрле формада район газетасына язылды инде.
(Минзәлә, Илдус Шаһиев, "Минзәлә-информ")
Почта аша – 659 данә. Авылларда иң әйбәт күрсәткечләр – Наратлы Кичү, Кадрәк, Тауасты Байлар, Иркәнәш, Николаевка почта бүлекләре хезмәт күрсәткән авылларда. Урыс, Коноваловка, күчмә почта бүлекләре почтальоннары район газетасына яздыруга бик салкын карыйлар.
Шәһәрдәге Азин урамында урнашкан почта бүлегендә Наратлы Кичүдәге хәтле дә район газетасына яздыра алмаганнар – 39. Гомумән, шәһәрдә фәкать 239 данә газета яздырылган. Әйе, шәһәрдә редакция аша альтернатив язылучылар шактый. Почтальонны мәҗбүриләп шоколад, чәй саттырып - дәрәҗәсен төшереп бетергәч, бу ведомствода газета-журналларга яздыру буенча киеренке хәл килеп туды. Безнең хезмәткәр Кадрия Мәрданова шәһәрнең бер участогында ситуацияне өйрәнде. Газетаның киләсе санында бу хакта язарбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев