Шәһәр үзәгендә яңа чабылган үлән исе
Шәһәр үзәгендәге Муса Җәлил паркында "печән өсте"башланды.
(Минзәлә, Илдус Шаһиев, Минзәлә-информ) Сары чәчәк басып ала башлаган мәйданны беренче булып,өлешенә тигән көмешне-кишәрлекне район мәдәният сарае коллективы чабып алды.
Әйе, парклардагы үз кишәрлекләрен беркетелгән һәр оешма чабарга кереште.Сабантуйга бара торган юлның ике ягын да чаба башларга вакыт ,диде безгә район башлагының шәһәр буенча урынбасары Роза Салдаева.
Парклардагы тузганак бөтенләй тузынмасын өчен, оешмаларга кичекмәстән үләнне чабарга керешер вакыт. Шәһәр үзәгендә тәмле үлән исе таралу гына түгел,тиздән халык йөри башлаячак үзәк урын матур да булып торачак.
Интернетта йөри башлаган июнь аенда үтәчәк дигән хәбәрне күргәч, Сабантуй турында да сорадык Роза Ягъфаровнадан. Ул да безгә яңалыкларны күзәтеп барырга тәкъдим итте...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев