Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Шәһәребез яшеллеккә төренә

Һәр елдагыча, быел да шәһәрдә агач утырту дәвам итә.

(Минзәлә, 28 апрель, “Минзәлә-информ”, Флүрә Мусина) Бигрәк тә Садак бистәсен яшелләндерүгә зур игътибар бирелә. Узган ел да әлеге бистәдә ТОС-1 җитәкчесе Гөлфия Хәлимова инициативасы буенча бихисап миләшләр утыртылган иде.

Бу юлы Садак бистәсендәге балалар мәйданчыгы каршында, ягъни М.Горький урамыннан Кызыл армиячеләр урамына кадәрге өлешендә, 32 төп чыршы һәм нарат агачлары утыртылды. Агач утыртуда ТОС-1 җитәкчесе Гөлфия Хәлимова, 1 нче урта мәктәп, “Минзәлә-информ” филиалы, Минзәлә урманчылыгы коллективлары, райбашкарма комитеты, “Бердәм Россия” партиясенең Минзәлә территориаль бүлекчәсе хезмәткәрләре актив катнашты. Агач үсентеләре белән Минзәлә урманчылыгы тәэмин итте, “Чиста шәһәр” МУП агачларга сибәргә су китерде. Агач утырту коронавирустан саклык чараларын саклап оештырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев