Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Шугалак булгач,Тәкермән халкы турнирсыз яшә аламы соң?!

Авыл башлыгы Алия Шәрипова,хоккей өчен җан атып йөргән Илфак Мәүҗиев,мәктәбендә кунаклар кабул итәргә һәрвакыт әзер булган директор Флүрә Гәрәева булганда традицион турнир берничек тә үтми кала алмый.

(Илдус Шаһиев,Минзәлә-информ)
Әлеге турнирның кунакларын санап чыгу да оештырылуның нинди зур дәрәҗәдә булуы хакында сөйли.
Авыл фермерлары Хәсәншиннар призына үткән хоккей буенча Яңа ел алды турнирын район башкарма комитет җитәкчесе Камил Нәҗмиев ачты.Хоккей кортына үткән гасырның 90 нчы елларыннан ук турнир үткәрүдән катнашкан Хәмзә Гыйләҗетдинов, Тәкермән малайларыннан хоккейчы ясаган Чаллы тренеры Владимир Бубукин,район спорт комитеты җитәкчесе Фаяз Хизбуллин чыктылар.
Ярышларның беренче өлешендә үсмерләр(безнең команда сафларында кызлар да бар иде)көч сынашты.Күрше Татарстан бистәсе командасы җиңде.
Илдар Асадуллин, Югары Тәкермән командасы тренеры:
-Команданың бүгенге уеныннан канәгать.Күптән түгел генә тренировкалар башланды бит.Уенарга әзерләр икән,шөгыльләнүне дәвам итәчәкбез.
Зурлар арасындагы уеннарга тәҗрибәләре булган командалар килде.Бу хакта киләсе язмада.. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев