Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Сишәмбе- авылларның яшәеше, хуҗалыкларда эшләрнең торышы белән танышу көне

Район башлыгы Айдар Салахов бүгенге эш көнен район территориясендә йөрүдән башлап җибәрде.

(Илдус Шаһиев, «Мензеля- информ»)

«Әнәк» хуҗалыгының көзге чәчү басуларын карагач, «Заиковский» хуҗалыгындагы сөтчелек комплексында технологик процессның көйләнеше, ретроавтомобильләр музее төзелеше белән танышты. Радик һәм Салават Фәттаховлар аңа төзелешнең күпмегә төшүен, аддагы планнары хакында сөйләделәр. Комплексны рәсми ачу көненең программасы белән таныштырдылар.

«Калморза», хуҗалыгының Бикбаудагы фермасында малларның тотылышын карадылар, фермага килү юлын ныгыту турында сүз барды. «Август» ның Степановкада сөт комплексындагы эшләрнең барышына анализ ясалды.

Реклама

Авыл җирлекләре башлыклары белән әңгәмә вакытында көндәлек мәшәкатьләрнең хәл ителүе хакында сүз барды.

Айдар Салахов үзе белән булган урынбасары Наил Хисамбиевка һәм авыл хуҗалыгы, азык- төлек идарәсе начальнигы Илфар Халиковка очрашуларда күтәрелгән сорауларны хәл итү буенча конкрет бурычлар куйды.

«Пай җирләре өчен түләүләрне октябрь ае башына кадәр түләп бетерүне ныклы контрольдә тотарга кирәк», — диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев