Сәламәтлек 1011 сум һәм 64 тиен генә тормый: Минзәләдә гражданнарны бушлай дару белән тәэмин итү буенча зур сөйләшү булды
Бер тапкыр кибеткә чыгып керүгә җитә торган сумманы алам дип, бушка бирелә торган һәм тормыш өчен мөһим дарулардан баш тартучы гражданнар үз тормышларын куркыныч астына куялар.
(Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)
Җыелышта көнүзәк мәсьәлә – социаль хезмәтләр җыелмасы кысаларында буенча бирелүче бушлай дарулардан баш тартып, алар урынына акча алырга теләүчеләр белән аңлатма эшләр алып баруны көчәйтү.
Районда Пенсия фондының клиентлар хезмәте җитәкчесе Алсу Ганиева биргән мәгълүматлар буенча, агымдагы елның 15 июленә 2471 райондашыбыз федераль ташламага ия. Шуларның 1509 (ягъни 61,07%) бушлай дару белән тәэмин ителүдән баш тартып, 1011 сум 64 тиенне алып баруны хуп күргән.
Эш районның төрле ведомстволарның рейтингларында ничәнче урын алуында гына түгел. Акчалатамы, дарулата алумы – һәркемнең үз ихтыярында. Әгәр дә үзең генә гариза язмасаң, ул дарулата килә дә инде. Әгәр акча сайлагансың икән, бер тапкыр гариза язу җитә. Әмма шул суммага кызыгып, күпләр үз тормышларын да куркыныч астына куялар. Район үзәк хастаханәсе баш табибның поликлиника эше буенча урынбасары Муса Хәбибуллин:
- Күптән түгел генә шундый очрак булды, бер льготник бушлай дарулардан баш тартып, ташламаларын акчалата алып барырга булды. Хәзер онкологиясе чыгып, гаиләсе үз кесәсеннән түләп 50 мең сумга дару сатып алырга мәҗбүр, - дигән тормыштан мисал китерде.
Җыелышны алып барган район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Нэля Бикеева югарыда әйтелгәннәрне истә тотып, бушлай дарулар алуга хокукы булган гражданнар арасында аңлату эшләре алып баруны көчәйтү мөһимлеген искәртте.
Безнең өстәмә
Соцпакетны акчалата яки яңадан натураль рәвештә алуны сайлау буенча тиешле гариза Россия Пенсия фондына 1 октябрьгә кадәр тапшырырга кирәк. Моны Дәүләт хезмәтләре порталы яки ПФР сайтында Шәхси кабинет аша,МФЦ да яки ПФР клиент хезмәтендә эшләргә мөмкин. Әгәр гражданин, мәсәлән 2022 елның 1 октябренә кадәр җитешми икән, яисә карарын үзгәртергә булды икән, ул гаризаны 2023 елның 1 гыйнварыннан гына бирә алачак. Әле шул очракта да соцпакет ул сайлаган формада 2024 елның 1 гыйнварыннан гына алачак. Ягъни хәзер акча сайлау аны чама белән ел ярымга бушлай дарудан мәхрүм итәчәк. Бу стресслар тулы заманда хәйран күп вакыт аралыгы!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев