Минзәлә яңалыклары

"Минзәлә" газетасы - Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

«Сөмбелә» бүләк өләште

Минзәлә районының Әтрәкле авылында Өлкәннәр декадасына алдан әзерләнделәр.

Социаль хезмәткәрләре Мирзасалихова Ләйсания һәм Исламова Зөлфия үзләренең хезмәтләрен алучыларның күңелләрен күтәрергә теләделәр.

Көзге бәйрәм «Сөмбелә» сценариесе эшләнгән, бүләкләр, мәктәп укучылары чыгышы белән концерт номерлары ясалган, кунаклар һәм хезмәт күрсәтүчеләр чакырылган иде.

Юмарт «Сөмбелә» кунакка ипи - тоз белән килде, барлык җимешләре белән сыйлады, төрле уеннарда хезмәт алучылар белән уйнады, җырлады һәм биеде.

Барлык чакырылган кешеләр дә балачакта нинди булуларын искә төшерделәр. Уеннарда катнашып, күңелле итеп вакытларын үткәрделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев