Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Социалистик урамындагы йортларның ишек аллары гына түгел, урам ягы да тәртипкә китереләчәк

Районда «Безнең ишегалды» программасы буенча күпкатлы йортлар янын тәртипкә китерү дәвам итә.

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Социалистик урамындагы ике йортның ишек алдында булганда район башлыгы Айдар Салахов подрядчыга һәм район, шәһәр башкарма комитетлары хезмәткәрләренә, Идарәче компания һәм Чиста шәһәр муниципаль предприятияләре җитәкчеләренә өстәмә бурычлар куйды. Чынлап та, ишек алдына яңа асфальт җәеп кенә, җимерек сарайларны калдырып булмый бит. Фатир хуҗаларына да гаражларын тәртипкә китерәсе, чәчәкләр белән матурлыйсы була.
Йортның урам ягы территориясен дә тәртипкә китерергә кушты район башлыгы.


Айдар Салахов:
— Шәһәр башкарма комитеты урнашкан бина каршындагы йорт алдында хаос хөкем сөрергә тиеш түгел. Берән-сәрән үскән агачларны кисәргә, җирне тигезләп үлән чәчеп куярга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев