Реклама
Көн темасы
Соңгы сөйләшүебездә отпускага кайтам дигән иде
Улын соңгы юлга озатуга багышланган митингта очрашкач, әтисе Фоат ага безгә шулай диде.
(Илдус Шаһиев, «Минзәлә- информ»)
Илебезнең көчен күрсәтү, бердәмлеген тәэмин итү өчен барган хәрби операциядә тагын бер якташыбыз геройларча һәлак булды.
Хуҗәмат егете Айдар Миргалимовның тормыш юлы үз яшендәге күпчелек якташлары тормышына охшаш. Мәктәп- уку йорты- армия.. Аннан хезмәт юлы.
Соңгы хезмәт урыны Чаллыдан мобилизация белән хәрби операциягә юл тота.
"Бик тырыш, хезмәт сөючән егет иде. Әти- әнисенә хуҗалыкта нык ярдәм итте. Бергәләшеп балыкка йөрүебезне сагынып сөйләргә генә калды",- дип искә алдылар аны классташлары,"Минзәлә- информ" соравына җавап биреп.
Отпускка кайтырга җыенганда чит илдә эшләнгән еракка ата торган ракета яшь гомерне өзә.
Әйе, безнең якташлар да, башка хәрбиләр кебек үк, илебез армиясе сафында НАТО илләренең коралына каршы да махсус операциядә катнаша.
Шәхси батырлыгы өчен Орден Мужество белән бүләкләнгән якташыбызны соңгы юлга озатырга район башлыгы Айдар Салахов, йөзләгән авылдашлары, райондашлар, авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министры урынбасары Рафаэль Фаттахов, район имам- хатыйбы Рәмзил хәзрәт килде.
Аларның үтемле, кайгы белән сугарылган сүзләрен безнең төркемдәге видеоөзекләрдән күрергә мөмкин.
Геройны дини йолаларны саклап һәм хәрбиләрчә данлап, авыл зиратына җирләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев