Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Спорт корылмалары Нефтьчеләр бистәсенең микрорайонын төзекләндерергә мөмкинлек бирәчәк

Нефтьчеләр бистәсенең төп урамында күп функциналь спорт залы янында гер һәм көрәш секцияләре өчен биналар Татарстан көненә ремонтланып бетәчәк.

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Параллель рәвештә үзара салым акчасына моңарчы буш яткан территория дә төзекләндерелә. Шул тирәдәге йорт, кафе хуҗаларына да үз хуҗалыкларын тәртипкә китерәсе була.
Анда физик күнегүләр ясау өчен куелган воркаут мәйданчыкта шөгыльләнүчеләр бар инде.

Рамил Шәйсуваров, шәһәр башкарма комитет җитәкчесе:
— Үткән ел башланган тәртипкә китерү эшләре дәвам итәчәк. Үзара салым акчасына чүп- чардан, бетон кисәкләреннән арындыру, кара туфрак таратып, үлән чәчү үткәреләчәк. Кызганыч, чыршы тернәкләнә алмады. Анда яңа чыршы утыртылгач, тирәсенә брусчатка җәеләчәк.

Шул тирәдәге йорт хуҗалары да башкарма комитет биргән рекомендацияләрне үтәрләр дип ышанабыз. Күп еллар көткән чистарыну һәм матурлануга барыбызның да өлеше керсен!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев