Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Сталиградта фашистларны тар-мар итүгә 75 ел тулды

Бүген Сугышчы даны көне Бүген шәһәребезнең Җиңү паркында Сталинград шәһәрендә фашистларны тар-мар итүгә 75 ел тулу уңаеннан митинг булып узды. Әлеге митингта район хәрби комиссары Сергей Владимиров, Бөек Ватан сугышының соңгы солдаты Михаил Тихонов, зона патриотик үзәге җитәкчесе Альберт Миннахметов, автомәктәп вәкилләре, балалар иҗат йорты хезмәткәрләре, шәһәребезнең 1 урта мәктәбе...

Бүген Сугышчы даны көне

Бүген шәһәребезнең Җиңү паркында Сталинград шәһәрендә фашистларны тар-мар итүгә 75 ел тулу уңаеннан митинг булып узды. Әлеге митингта район хәрби комиссары Сергей Владимиров, Бөек Ватан сугышының соңгы солдаты Михаил Тихонов, зона патриотик үзәге җитәкчесе Альберт Миннахметов, автомәктәп вәкилләре, балалар иҗат йорты хезмәткәрләре, шәһәребезнең 1 урта мәктәбе яшь армиячеләре катнаштылар һәм чыгыш ясадылар.

Сергей Владимиров:

-1943 елның 2 февралендә Совет гаскәрләренең Сталинград сугышында җиңүе Бөек Ватан сугышында кискен борылыш моменты булды. Сугышчыларыбыз Сталинград шәһәрендә һәр өй, һәр урам өчен бик каты сугышканнар. Сталинград сугышы Совет гаскәрләренең җиңү һөҗүме булды. Сергей Владимиров Альберт Миннахметовка Сталинград сугышы турында өч томлык китап бүләк итте.

Михаил Тихонов:

-Бу сугышта ватандашларыбыз курку белмичә сугыштылар, немец-фашист армиясен тар-мар итеп Бөек Ватан сугышында җиңүгә үз өлешләрен керттеләр, аларның батырлыгын без онытырга тиеш түгел.Ил иминлеге, дөнья тынычлыгы өчен көрәшкән батырларыбыз хакында онытмау, аларга карата ихтирам рухын яшәтү-һәммәбезнең мөкәддәс бурычы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев