Сугыш героена әйләнгән хезмәт кешесе
Махсус хәрби операциядә һәлак булган Эдуард Асановны соңгы юлга үзе салган йорт ишек алдыннан озаттылар.
(Илдус Шаһиев, «Минзәлә- информ»)
Гади завод эшчесеннән цех начальнигы дәрәҗәсенә күтәрелгән якташыбыз белән бәхилләшергә КамАЗ заводыннан Генераль директор урынбасары Сирин Галиакбәров, йөзләгән хезмәттәше килгән иде.
Бәхилләшү митингы меңләгән кеше катнашында мөселман зиратында үтте.
Район башлыгы Айдар Салахов, Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев, район хәрби комиссары урынбасары Илшат Каюмов, КамАЗ заводы вәкилләре үз чыгышларында Батырлык орденына лаек булган Эдурд Асанов туганнарының тирән кайгысын уртаклаштылар, хәрби операциянең ни өчен алып барылуына тукталдылар. Илебезнең хезмәт сөючән улларының кирәк булганда батыр сугышчыга әйләнүләре Эдуард мисалында ачык чагыла. Мобилзацияләнгән якташыбыз бер ел эчендә офицер дәрҗәсенә ия була, рота белән командалык итә башлый. Кассеталы снаряд шартлавыннан һәлак була.
Геройны соңгы юлга озатырга килгән аның белән бер окопта булган райондашларыбыз аның хакында:
-Хәрби задание үтәр алдыннан ул һәрвакыт төпле план кора иде, шәхси составны саклар өчен барысын да эшләде.
Эдуардның чәчәк кебек баласы ятим калды. Белгән кешеләр әйтүенчә, әтисе белән кызы бик еш һәм җылы аралашкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев