Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Светлана Сабированың «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсының зональ этабында чабата биюе фурор ясады

Татар халкының милли мәдәниятен чагылдырган чыгыш беркемне дә битараф калдырмады.

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”
Минзәлә районы Р. Закиров исемендәге Урыс төп гомумбелем бирү мәктәбенең укыту-тәрбия буенча урынбасары Светлана Сабирова  Мамадышта узган бәйгедә татар халкының “чабата биюен” тәкъдим итте.


- Әлеге биюне тамашачылар бик яратып кабул иттеләр. Конкурсның хөрмәтле жюри җитәкчесе, «Татарстан хатын-кызлары» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Зилә Вәлиева да “элеккеге чабаталы заманнарны чагылдырган номерыгыз бик уңышлы булган”, дип әлеге номерны яратып кабул итүен белдерде.


Алда хәбәр иткәнчә, «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» конкурсының Мамадышта узган зональ этабында районнан катнашучылар 4 әү булды. Светлана Сабирова һәм Николаевка авыл мәдәният йорты директоры Наталья Алексеева икесе бер - “Хатын-кыз – үрнәк” номинациясендә чыгыш ясадылар. Нәтиҗәдә, Наталья Алексеева әлеге номинациядә җиңде. Ул республика конкурсының финал өлешенә Казанга барачак.
- Наталья әлеге җиңүгә бик лаек. Аңа чын күңелдән уңышлар телим, - ди Светлана Сабирова.

Светлана Сабирова өчен әлеге конкурска җан атарга Минзәлә районы мәгариф бүлеге җитәкчесенең урынбасары Дина Елизарова да барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев