Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Светлана Умеркаева - Минзәлә шәһәрендә иң яхшы почтальон

ТАТМЕДИАның Минзәлә филиалы коллективы үз хезмәте белән райондагы информацион пространствоны сыйфатлы контент белән тулыландырып торудан тыш, биргән вәгъдәләрен дә төгәл үти.

Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ.

2022 елның беренче ярты елына район газетасына подписка чорында иң яхшы почтальонга бүләк вәгъдә иткән идек.

Сүз уңаенда әйтеп китим, бүгенге көндә район газетасының ярты тиражын редакция альтернатив юл белән таратабыз һәм сатабыз.Альтернатива юл белән яздыручылар арасында җиңүчене ачыклап, Югары Тәкермән авылы китапханәчесе Әлфия Хәмәтшинаны бүләкләвебез хакында язган идек.Газета сатуда әйбәт эшләгән "Агидел", "Юбилейный", "Татарстан", "София-2", "Денис", "Нур", "Старт", "Земфира", "Ихлас", "Дусай кичу", "Холодный Ключ" кибетләренә дә кечкенә генә булса бүләкләребезне өләштек.

Почтальоннар арасында җиңүче булып Светлана Умеркаева танылды.

Венера Новикова, "Россия Почтасы"ның Минзәләдәге участок начальнигы:

-Светлана безнең коллективта алтынчы елын эшли инде.Үзен тырыш, намуслы хезмәткәр итеп танытты.Аның бу ярышта җиңүе юкка түгел, ул үзе бүген хезмәт күрсәткән Головина, Шамов, Кадомцевлар, Октябрьская урамында яшәүчеләр белән тыгыз элемтәдә.Газета таратуда актив булу өстенә башка тармаклар буенча да планын үтәп эшли.

Безнең хезмәтне күрә, аңлый белгән редакция хезмәткәрләренә рәхмәт.Ярты ел саен конкурс үткәреп, җиңүчеләрне бүләкләү җаен табу- бүгенге көндә зур тәвәкәллек ул.

Райондашларыбызны 4-14 апрельдә үтәчәк акция чорында "Минзәлә" -"Мензеля" газетасына арзан хакка язылырга чакырам.

Әйе, хөрмәтле укучыларыбыз, 4- 14 апрельләрдә 640 сумга(төп бәядән 90 сумга экономия) язылсагыз, өстегездән бер мәшәкать төшәр.Алдагысын кем белгән.Без дә өметләнеп торыр идек.Киләчәктә дә бергә калыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев