Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Сыер савучы, терлекче, ветеринар дип түгел, терлекләрне яратучы кирәк дигән белдерү биредән башларга

Авыл хуҗалыгында кадрлар кытлыгы үзен көннән- көн ныграк сиздерә.

(Илдус Шаһиев «Минзәлә- информ»)

Бүген район башкарма комитет җитәкчесе Марат Кәримов үткәргән киңәшмәдә шул темага багышланган киң кырлы һәм эчтәлекле сөйләшү булды.

Проблема хакында ачык- ачык сөйләшүгә оеткыны Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле Алмаз Зәйнуллин салды. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә каалификацияле генә түгел, гомумән кадрларга кытлык проблемасы хакында мисаллар китереп аңлатты ул.Әлеге материалның заголовкасы да аның сүзләреннән алынды. Һөнәргә кызыктыра белү беренче урынга чыга шул. Яшьләр биш- алты елга алга карап һөнәр сайлый икән. Безнең районга килгән инвесторлар да кичерә бу кытлыкны. Былтыр комбайнчылар проблемасы булды. Хәзер ике сөтчелек комплексына кадрлар туплау киеренке төстә бара. Хезмәт хакы әйбәт, бирелеп эшләүче кешеләр табу гына авыр.
Шуңа мәктәптә 6 класстан башлап техникум базасында агрокласслар оештыру көн таләбе булып тора. Татарстанда шундый 40 класс бар инде. Быел безнең районда андый класслар эшләде.

«Мәктәпләрдән безгә килгән балаларның 21е электрик, 30 ы автомобиль ремонтлау, 13 е ветеринар булырга теләде. Курслар тәмамлангач, берәүнең генә ветеринар буласы килде. Безнең уку йортын тәмамлаган бер генә ветеринар да районда калмады. Чөнки бу бүлектә Минзәләдән укучылар булмады», — диде "Минзәлә- информ"га Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумы директоры Эльвира Фәттахова.

Реклама

Киңәшмәдә балаларны агроклассларга туплап, төрле юнәлешләрдә укытуны инвесторлар үз өсләренә алырга тиеш дигән фикер өстенлекле фикер булып яңгырады. Шуңа август уртасына кадәр районның авыл хуҗалыгы идарәсе һәм мәгариф бүлеге, инвесторлар тәкъдимен истә тотып, агрокласслар хакында тәкъдим әзерләргә тиешләр.

Озын сүзнең кыскасы итеп, киңәшмәдә чыгыш ясаган педколледж директоры Ренат Ибраһимов фикерен генә китерәм:

-Без үзебезгә кадрлар әзерләү эшенә җиде ел элек керешкән идек.

Мисалга үзләрендә бик уңышлы эшләп килүче класслар системасын китерде. Колледжда эшләп килүче җиденче класска укырга кергән бала, бөтен этапларны үтеп быел үзе укыган уку йортында эшкә калган. Гомумән, колледж каршында классларда укыган баларның 75 проценты профиль буенча укуын дәвам итә икән.

Без аларны үрнәге хакында аерым материал бирәчәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев