Реклама
Көн темасы
Сыерлар бозаулады, трактор сабанлы булды
«Август» компаниясе районда Мәктәп-интернатның иң якын шәфкатьле ярдәмчеләренә әверелде.
(Илдус Шаһиев, «Минзәлә- информ»)
Иң элек бу мәктәптә республикада бердәнбер ярдәмче хуҗалык барлыгын әйтергә кирәк. Хуҗалык — мәктәп директоры Нурхади Гыйльфановның тынгысызлыгы нәтиҗәсе. Андагы малларны коры сүз белән генә туйдырып булмый бит.
«Август» җитәкчеләре аның хәлен аңлыйлар. Алар биргән биш сыерның дүртесе бозаулаган инде. Терлек азыгы белән дә ярдәм итеп торалар. Интернатта тәрбияләнүче балалар өстәленә яңа сауган сөт кенә түгел, инде сертификация үткән, шулай ук республикада бердәнбер, сыр цехына чимал да бар дигән сүз. Күптән түгел мәктәп директоры безгә яңа шатлыгын хәбәр итте.
«Безнең бераз гына үзебезнең җиребез бар. Шунда печән әзерлибез. «Август» компаниясенең Минзәләдәге җитәкчесе Рөстәм Исламов белән аралашканда техника кирәклеге хакында сүз кузгаткан идем. Ул җитәкчелеге белән сөйләшеп, минем үтенечне канәгатьләндерделәр. Яңа гына өч төрәнле сабан да кайтты. Рәхмәтемнең чиге юк. «Август- Мөслим» нең җитәкчесе Юрий Янковскийга, бигрәк тә Айдар Галяутдиновка хөрмәтем тагын да артты",- дип хәбәр итте "Минзәлә- информ"га Нурхади Гыйльфанов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев