Сыйныф җитәкчеләре арасында конкурс
РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина “Минзәлә” район газетасы белән берлектә Минзәлә районы мәктәпләрендә хезмәт куючы иң яхшы сыйныф җитәкчесен ачыклау буенча конкурс игълан итте.
Конкурс өч этапта үтә. Конкурс җиңүчесе 35 000 сум белән бүләкләнә.
1 нче этап “Минзәлә”-“Мензеля” район газетасының “Вконтакте” социаль челтәрендә “Самый Классный Классный – 2021” аралашу бүлегендә 15 нче октябрьга кадәр дәвам итә. Минзәләлеләр сыйныф җитәкчеләре турындагы мәгълүматларны шунда җибәрә алалар. Иң күп минзәләлеләр тәкъдим иткән сыйныф җитәкчеләр икенче этапка уза.
2 нче этап исә 25-31 октябрь көннәрендә безнең menzela.ru сайтында тавыш бирү формасында уза.
3 нче этап – ноябрь аенда – бүләкләү.
Җиңүче тавыш бирү һәм конкурсант файдасына язылган комментарийлар, кайтавазлар, фотографияләр, видеороликлар нигезендә Әлфия Когогина тарафыннан билгеләнәчәк.
Конкурс положениесе белән тулырак QR аша таныша аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев