Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Тәгәрмәчләр, тукыма, коры аш, чәкчәк - Минзәләдән җибәрелгән гуманитар ярдәм махсус хәрби опреациядә катнашучы якташларыбызга барып җитте

Хәрбиләр волонтерларга һәм районның барлык ярдәмчел кешеләренә ярдәм күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерәләр.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ")

Махсус хәрби операция башланганнан бирле Минзәлә районы халкы мөмкин булганча үзләренең якташ-геройларына ярдәм итәләр. Бу - гуманитар йөкләр җибәрү, хәйрия концертлары һәм ярминкәләр, балаларның нәни куллары белән язылган меңләгән хатлар...  Әйе, теләге булганнар хәрбиләргә төрлечә ярдәм күрсәтә ала: гуманитар ярдәм җыю пунктларына әйберләр, медикаментлар алып килергә,  акча күчерергә, хәрбиләр өчен бик тә мөһим булган җылы сүзләр әйтергә,  хат язарга, рәсем ясарга...  «Якташларыбыздан һәм туганнарыбыздан гуманитар ярдәм алу бик күңелле. Барыгызга да рәхмәт!», диләр Минзәлә хәрбиләре волонтерларга гуманитар ярдәм алу хакындагы видео яки фотоотчетларында.  
Минзәләдән, ягъни «Донна Роза» гуманитар ярдәм җыю пунктыннан якташларыбызга кирәкле  әйберләр җибәрелде. Һәм шушы көннәрендә хәрбиләр гуманитар йөкнең исән-имин килеп җитү шатлыгы белән уртаклашты.  


Минзәлә волонтеры Марина Зәйнетдинова бу игелекле эшкә үзеннән әйтеп бетергесез зур өлеш кертә: Минзәлә хәрбиләре белән даими элемтәдә тора, алар сораган кирәкле әйберләрне сатып алу, шәхси посылкалар җыюны һәм махсус хәрби операция барган зонага  җибәрүне оештыра.

Марина Зәйнетдинова, волонтер:

-Якташ ир-егетләребез бүгенге көндә өйләреннән бик еракта Ватаныбызны яклый. Аларга анда җиңел түгел, ә безгә исә бердәм булып, аларның ышанычлы тылы булырга тиеш. Минзәләлеләргә бик зур рәхмәт. Балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләрдән башлап өлкән апа-абыйларга  кадәр барысы да ярдәм итә. Закиров Наилгә рәхмәт, безнең төп ярдәмчебез.  Гуманитар йөкне машиналарга төяргә, посылкаларны ташырга һәрвакыт ул булыша. Дуслары Максим Перевозчиков , Стас Сысоев, Артур Чуркин да шулай ук хәбәр итү белән үк төяшергә килеп җитәләр.  Күптән түгел гуманитар ярдәм  минзәләлеләр хезмәт иткән 430 һәм 1231 нче полкларга җибәрелде. Шушы көннәрдә егетләрдән йөкне алу турында шатлыклы хәбәр дә килеп иреште. Без пычракта йөри ала торган тәгәрмәчләр өчен акча җыюны оештырган идек. Бер комплект тәгәрмәчләрне Коноваловкада яшәүче алып килеп бирде, алар куллануда булсалар да,  бик яхшы хәлдә иделәр. Һәм тагын бер тәгәрмәчләр комплекты шул ук авылда яшәүчеләрнең акчасына сатып алынды. Сүз уңаеннан шуны да әйтергә телим: бу авыл җирлегендә яшәүчеләр егетләргә акчалата һәм әйберләтә  бик актив ярдәм итәләр. Район халкыннан ирекле рәвештә җыелган акчага исә  тагын бер комплект тәгәрмәч, генератор, тукыма сатып алдык. Шулай ук  900ләп пакет коры аш,  хуш исле чәйләр һәм башка бик күп нәрсәләр җибәрелде. Шушы көннәрдә 2-3 ай дәвамында «Донна Роза» кибетенә җыелган гуманитар ярдәмне  госпитальгә озаттык.  Бу 3 куб гуманитар ярдәм дигән сүз. Махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләрдән рациягә сорау керде.  Бер рациянең бәясе якынча 70-80 мең сум. Шундый 4-5 рация кирәк. Минзәләлеләрнең ярдәменә өметләнәбез. Кирәкле сумма ничек тиз җыелса, шулкадәр тиз арада сатып алып, хәрбиләргә дә җибәрелер иде. Барлык отчетлар да телеграммдагы «За наших -  На передовую» волонтерлар төркемендә  хәбәр ителеп барыла.

Һәр минзәләле илебез тарихына һәм җиңүгә үз өлешен кертә ала.  Волонтерлар өчен «күп» яки «аз»төшенчәсе юк. Хәрбиләргә ярдәм итеп, без беренче чиратта, үзебезгә ярдәм итәбез. Егетләр - безнең өчен, ә без -  алар өчен.
Фотолар волонтерлар төркеменнән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев