Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

«Таңкай» балалар бакчасында узган семинарда Туладан да кунаклар булды

31 октябрьдә 5нче санлы «Таңкай» балалар бакчасында балалар инициативасын үстерү өчен шартлар тудыру дигән темага багышланган мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары семинары узды.

(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)

Чарада Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә районы балалар бакчалары тәрбиячеләре һәм җитәкчеләре, мәгариф бүлеге җитәкчесе, Минзәлә районының мәктәпкәчә белем бирү буенча баш белгече һәм методисты, шулай ук Тула өлкәсе Ефремово шәһәренең 4 нче санлы балалар бакчасының тәрбия эше буенча урынбасары да катнашты.

Педагоглар балалар бакчасында инновацион проектларны тормышка ашыру тәҗрибәсе белән уртаклаштылар, бакчаның әзерлек төркеме тәрбияләнүчеләре STEM технологияләре эше буенча мастер-класс күрсәттеләр. Зурлар төркеме тәрбияләнүчеләре анимация өчен төрле станокларда мультфильмнар төшерү серләрен ачтылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев