Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ташландык өйләр һәм читтән килгәннәр күз уңында булырга тиеш

Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр буенча эшче төркемнең күчмә утырышы Воровский исемендәге бистәдә узды.

(Минзәлә, Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)

Минзәлә районы башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев әлеге утырышта катнашкан Воровский исемендәге, Мәлкән, Иске Маҗын җирлекләре башлыкларын уяулык турында онытмаска өндәде:

- Сезнең җирлекләр М-7 федераль трасса янында урнашкан, ташландык өйләр дә юк түгел, читтән кайтучылар да бар. Алар һәрвакыт күз уңында булырга тиеш, - дип искәртте.

Үзенең күпмилләтлеге белән аерылып торучы Воровский исемендәге (биредә рус, татарлар гына түгел, әрмән һәм молдованнар да яши) җирлек башлыгы Сергей Юдин биредә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен саклау буенча алып барылучы эшчәнлек белән таныштырды.

Никольский собор настоятеле Роман Храмутичев Минзәлә районында православ мәдәният үсеше хакында сөйләде. Шул ук вакытта аерым Воровский исемендәге бистәдәге вәзгыятькә тукталып, биредә үз рухание, настоятеле булмау сәбәпле, службалар үткәрү буенча кыенлыклар (алар я бәйрәмнәрдә, я шәһәрдә службалар булмаганда гына уза) турында әйтте.

Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәзилә Галиева 2015-2020 елларда милли политиканы тормышка ашыру буенча мәдәният оешмаларының эшчәнлеге хакында доклад белән чыгыш ясады.

Район башлыгы ярдәмчесе Марк Токаревның чыгышы районда милләтара һәм конфессияара конфликтларны булдырмау һәм экстремизмны профилактикалау буенча эшне мониторинглау нәтиҗәләре турында чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев