Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татар атлары Минзәлә җиреннән юыртып үттеләр

Татар атларында Алтайга бару юлы Минзәлә аша да үтте.

(Илдус Шаһиев, «Минзәлә-информ»)

Моңарчы күрелмәгән Алтайга кадәр ат йөреше татар нәселле атларына утырып үтә. Җайдаклы атлар 3100 километр юл үтәчәк. Минзәләдән соң экспедиция Актанышка юл тотты. Атлы җайдакларны Татарстанның тагын алты, ә Россиянең тугыз регионының 56 торак пунктында каршы алачаклар.

«Ерак юлга чыкканчы без шактый озак вакыт Казан ипподромында әзерлек үттек. Алдагы маршрутыбызны ике тапкыр үтеп, сөйләшүләр алып бардык. Безнең дүрт ат юлда булачак, ике атыбыз ял итеп бара. Без тугыз кеше. Атларны ашату өчен запас азыгыбыз бар. Печән, солы, су запасын туктаган пунктларда тулыландырачакбыз», — дип сөйләде "Минзәлә- информ"га атлар йөреше өчен җавап бирүче Айрат Хәбибуллин.

Атлар йөрешен Минзәлә җирендә район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Ильфар Халиков каршы алды.

Атлар өч сәгать дәвамында Кадрәккә таба хәрәкәт иттеләр. Юлга чыгып Яңа Тәкермән авылы кешеләре аларны сәламләде. Фотога төштеләр.

Кадрәк авылының сабантуй җирендә кунакларны чәк- чәк белән каршы алып, чын күңелдән сыйладылар. Юл кешеләре ял иткән арада район мәдәният йорты хезмәткәрләре, Кадрәк авыл җирлеге һәм мәктәп, фолкьлор ансамбле коллективлары концерт оештырдылар.

Сан
Бер атка тәүлегенә ун кило солы, егерме килограмм печән һәм көн кызулыгына карап кырык литрга якын су кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев