Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татар Мөшегесе авылында Әлфия Авзалованың 90 яшьлегенә багышланган бәйрәм үткәрелде

Планда – 8 март бәйрәме көннәрендә тагын да масштаблырак чара үткәрү.

Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”

Минзәлә районы Татар Мөшегесе авылы мәдәният йортында татар халкының легендар җырчысы Әлфия Авзалованың 90 яшьлек юбилеена багышлап, "Моң патшабикәсе",дип аталган чара үткәрелде.

- Яраткан җырчыбыз исән булса, үзенең 90 яшьлек юбилеен 15 гыйнвар көнне билгеләп үтәр иде. Шулай да әлеге күренекле датага багышланган чаралар үткәрү ел буена дәвам итә. Без дә авылыбызның мәдәният йортында бик матур чара үткәрдек, - дип хәбәр итте Татар Мөшегесе авылы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Әлфия Әхмәтова.

Бәйрәмнең беренче өлешендә Ә.Авзалованың "Үзем турында" автобиографик китабына таянып, тормыш юлы, иҗади эшчәнлеге турында презентация күрсәтелде.

Икенче өлештә "Мөшеге чишмәләре" халык фольклор ансамбле солистлары: Роза Насыйрова, Феликс Афанасьев, Индус Әхмәтов катнашында бөек җырчыбыз иҗатына нигезләнеп, "Җырлыйк әле!"конкурсы үткәрелде.

Баллар саны буенча Роза Насыйрова җиңде.

Бәйрәмдә Әлфия Авзалованың репертуарыннан матурлар җырлар да башкардылар.

Әлеге кичә Татар Мөшегесе авылында легендар җырчыга багышланган соңгы чара булмаячак.  

Мәдәният йорты хезмәткәрләре авыл халкы өчен 8 март бәйрәме көннәрендә эчтәлеге тагын да баетылган, масштаблырак бәйрәм үткәрергә планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев