Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татар Мөшегесе авылында Яңа елга ныклап әзерләнәләр

Авыл өйләре эчтән дә, тыштан да бик матур итеп бизәлгән

(Илшат Вагыйзов, “Минзәлә-информ”)

Түбәндәге видео һәм фотографияләрне безгә Татар Мөшегесе авылы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Әлфия Әхмәтова җибәрде.

Видеоролик Мөхтәр һәм Гөлүзә Мингазовлар йортында төшерелгән (татарча). Әлфия ханым хуҗәбикә белән чын мәгънәсендә югары профессиональ дәрәҗәдә интервью үткәргән.

Фотодан күренгәнчә, Мингазовлар өйнең тышкы яктан да Яңа ел бизәлүенә нык зур игътибар ясаганнар.

Ә түбәндәге фотолардан күренгәнчә, Таҗкаевлар өе Кыш бабайны каршы алырга әзер!

Гәрчә һава торышы тәэсире бик көчле булса да, авылның мәдәният хезмәткәрләре искиткеч матур кар сыннары да ясаганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев