Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Татар Мөшегесе мәктәбендә «Герой парталары» ачтылар

Патриотик рухта оештырылган бу чара балалар өчен чын Батырлык дәресе булды

К.А.Смирнова исемендәге Татар Мөшегесе урта мәктәбендә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә сугышчы-интернационалистлар көне уңаеннан очрашу үткәрелде.

Чарада Бөтенроссия проекты кысаларында Махсус хәрби операциядә геройларча һәлак булган Тегермәнче авылы егете Мифтахов Айзат Илфат улы һәм Татар Мөшегесе урта мәктәбен тәмамлаган Фатыйхов Азат Азим улы истәлегенә «Герой партасы» ачылды. Очрашуга батыр егетләрнең әти-әниләр, Әфган сугышы, Чечня сугышы ветераннары, уллары махсус хәрби операциядә булган әниләр чакырылды.

Татарстан Республикасы буенча Хәрби хәрәкәтләр ветераннары советы җитәкчесенең беренче урынбасары, Чечня сугышы ветераны, Мөшеге авылы егете Рушан Салахов махсус хәрби операциядәге солдатларга Татарстаннан оештырылган гуманитар ярдәм турында сөйләде. Балалар аңа солдат егетләргә язган хатларын тапшырдылар.
Рушан Салахов мәктәп, мәдәният хезмәткәрләре коллективларына, мәктәп директоры Дания Әхмәтовага волонтерлык эшендә активлыклары өчен Рәхмәт хатлары тапшырд

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев