Татар Мөшегесендә Минзәлә районы язучыларына багышланган кичә булды
Очрашуда шагыйрәләр дә катнашты
Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ"
Тат.Мөшеге мәдәният хезмәткәрләре якташ язучыларыбыз иҗатына багышланган чара үткәрделәр.
Шагыйрьләребез турында презентация күрсәтелде, ә балалар аларның шигырьләрен укып күрсәттеләр.
Очрашуда Рәшит Гәрәй исемендәге премия иясе Гүзәлия Исламова, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөлфирә Ханова, Тат.Мөшеге К.А.Смирнова исемендәге мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы Раушания Әхмәтова, китапханә мөдире Маргарита Сафина, Әтрәкле авылыннан Гөлгенә Гилмуллина,китапханә мөдире Илүзә Солтангалиева катнаштылар. Ә Рушания Насруллина Рәшит Гәрәй, Гөлшат Зәйнашева сүзләренә язылган җырлар башкарды.
- Барлык чыгышлар да һәркемнең күңеленә хуш килеп, укучылар, укытучылар тарафыннан алкышларга күмелде, - дип хәбәр итте Татар Мөшегесе авылы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Әлфия Әхмәтова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев