Татар Мөшегесендә Нәүрүз бәйрәме үткәрделәр
Чараны бергәләшеп Татар Мөшегесе мәдәният йорты, К.А. Смирнова исемендәге мәктәп, китапханә, Рус Мөшегесе авылы клубы оештырдылар
— Авылыбызда Нәүрүз бәйрәмен үткәрү матур традициягә әверелде, бу бәйрәм быел да бик күңелле узды. Татар халкының милли йолаларын искә төшереп Нәүрүз уеннары уйналды; балалар белән бергә укытучылар да әлеге чарада бик теләп катнашты. Ә бәйрәм күрке — Нәүрүзбикә барлык укучылар, укытучылар, авылдашларны бәйрәм белэн котлады, һәр гаиләгә сәламәтлек, иминлек һәм муллык теләде. Бәйрәмнең бизәге — саф һавада тәмле коймак белән тулы өстәл артында үләнле чәй эчүләр булды, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информга» Татар Мөшегесе авыл мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Әлфия Әхмәтова.
Фотолар Татар Мөшегесе мәдәният йорты архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев