Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Татар Мөшегесендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган бәйрәм үткәрелде

Чара тамашачы күңелен яуларлык булды.

 


(Илшат Вагыйзов, «Минзәлә-информ»)
Татар Мөшегесе мәдәният йортында үткәрелгән концерт төрле милләт вәкилләренең чыгышына нигезләнгән пролог өлеше белән башланып китте.
— Балаларның Бердәмлек, Россия, Татарстан турындагы жырлары, авылдашларның яраткан жырчысы Феликс Афанасьевның моңлы жырлары, Базарлы Матактан кайткан авылыбыз кияве Илнур Шагалиевнең үзе язган жырларны үзе уйнап жырлавы, авылдашыбыз Рафина Гыйлмуллинаның матур жырлары, Республикабызның данлыклы волонтёры Рүзәл Минһажевның экран аша авыл халкына рәхмәт сүзләре, бәйрәм котлавы, авылдашыбыз Айгиз Әхмәтовның экран аша махсус хәрби операциягә багышлап үзе ижат иткән жырын башкаруы, бәйрәмгә багышланган викторина — һәммәсе дә югары дәрәҗәдә оештырылган иде, — дип хәбәр итте «Минзәлә-информга» Татар Мөшегесе мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Әлфия Әхмәтова. 
Бәйрәм ахырында ветеран-укытучы Земфира Хафизова тамашачы исеменнән олы рәхмәт хисләрен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев