Татар теленнән имтихан бирүчеләр артты
2022-2023 нче уку елында татар теленнән төп дәүләт имтиханын (ОГЭ) Минзәлә районында 8 укучы сайлады. Узган уку елында исә әлеге фәннән имтиханны 3 укучы биргән иде.
(Дифиза Нуриева, «Минзәлә-информ»)
Татар теленнән имтихан бирүче кеше саны аз булу сәбәпле укучылар Чаллыга барып бирделәр. Бер укучы гына үз өендә бирде. Татар телен кайсы төркемдә үзләштерүенә карап, имтихан биремнәре дә төрлечә булды.
Татар мәктәпләрендә белем алучы — 4 укучы (гимназия, Тауасты Байлар, Татар Мөшегесе) сочинение, изложение язды. Шул укучыларның икесе «4» һәм тагын икесе "5"ле билгеләренә тапшырды имтиханны.
Рус мәктәпләре классларындагы татар төркемнәрендә белем алучы 1 укучы (2нче урта мәктәп) текстны анализлау, сочинение язу кебек биремнәрне үтәде. Имтихан билгесе "4"ле булды.
Рус төркемнәрендә татар телен өйрәнүче 3 укучы ( Матвеевка, Хуҗәмәт, 1нче урта мәктәп (өйдә бирде) әлеге фәннән үз белемнәрен сынап карады. Алар имтиханда төрле биремнәр буенча тест эшләделәр. Нәтиҗәдә ике "5"ле, бер "4"ле билгесе алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев