Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстан авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров Минзәлә районы белән танышты

Бүген Минзәләдә "авыл хуҗалыгы культуралары уңышын формалаштыру. АПК ны цифрлаштыру" темасына семинар үтте.

(Минзәлә, Илдус Шаһиев, "Минзәлә-информ") Семинарда ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы министры Марат Җаббаров катнашты. Семинарга 4 район   - Минзәлә, Актаныш, Тукай, Ютазы - башлыгы һәм районнарда эшләүче эре инвестиция компания вәкилләре чакырылган иде.

Семинарны авыл хуҗалыгы министры урынбасары Илдус Габдрахманов алып барды. Илдус Габдрахманов тәфсилләп уңдырышлыкны күтәрүдә уңай тәэсир итүче барлык факторларны санап чыкты. Технологияләр төгәл үтәлгән очракта биологик уңышның гектардан 98 центнерга җитү мөмкинлеген саннар белән раслады. Чыннан да бу иллюзия түгел. Семинар үткән "Калморза" хуҗалыгы аерым басулардан 70 центнердан артык уңыш алды. "Калморза" хуҗалыгының идарә җитәкчесе Алмаз Шәрипов 40 мең тонна сыйдырышлы амбарларын министрга һәм семинарда катнашучыларга күрсәтеп йөргәндә, горурлык хисе кичергәндер. Чөнки былтыргы уңышлар быел да кабатлар өчен игенчелектә барлык яңа агротехнологияләр кулланыла. 

Семинарның икенче өлешендә ТР авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров үзенең урынбасары Илдус Габдрахманов һәм район башлыгы Айдар Салахов белән мул уңыш вәгъдә иткән басулар, анда эшләүче агрономнар белән якыннан танышты. Басуларны урап йөрүдә район башкарма комитеты җитәкчесе Камил Нәҗмиев, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Илфар Халиков та катнашты. "Август-Мөслим" ҖЧҖ нең генераль директоры Владимир Заляйскалнс үзләренең басуларында агротехник чаралар ничек үтәлүе турында сөйләгәндә, күптән көтелгән яңалыкны хәбәр итте - Степановка авылы янында 1200 башка савымчылык комплексе быел көз көне төзелә башлаячак. Инвесторлар сүзендә тора - савым сыерларының саны 2400 башка җитәчәк. 

"Мензелинские зори" басулары белән әлеге инвесторның үсемчелек буенча генераль директоры урынбасары Булат Шакиров таныштырды. Соңгы продуктлы яңгырлар тәэсирендә бөтен культураларның да үсеше тизләшкән. Аеруча гәрчич басуда булган һәркемне сокландырды. Бу сидерат культура минераль ашламаларга шактый экономия ясаячак. 

Быел районга яңа инвестор "Кама беконы" керде. Аның басуларын ураганда Хуҗәмәт янындагы язгы бодай чәчелгән кишәрлектә тукталыш ясалды. Алар шулай ук игенчелектәге үзләренең технологияләре белән таныштырдылар. "Кама беконы" ның учредителе Илдар Галәветдинов министрга терлекчелек үстерү буенча планнарын сөйләде. Алар беренче эш итеп Балтай комплексын реставрацияләп 650 баш савым сыеры сатып алып эшли башлаячаклар.

Министрның соңгы тукталышы - Нәсим Дәүләтовның кәбестә басуында булды. Биредә фермерның оныкларына хәтле кәбестә утырту процессында катнашуларын күрде ул. Нәсим моңарчы һәрдаим күрсәткән ярдәмнәре өчен республика хөкүмәтенә рәхмәтен җиткерде, үзенең эш планнары белән таныштырды. Фермер басу әйләнешен җайга салу өчен бәрәңге, яшелчәдән тыш, бөртекле культуралар да игә башлады. Марат Азатович районга булган визитына кыскача йомгак ясаганда игеннәрнең торышы белән канәгать булуын әйтте, Минзәлә районы игенчеләренең быел да зур күрсәткечләргә ирешүенә өметен белдерде. Шуңа күрә калган агротехник чараларны семинарда өйрәтелгәнчә үткәрелүенә ышануын әйтте.

Семинарда нинди проблемалар күтәрелүе хакында безнең Видеогалереяда карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев