Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстан чемпионнары Минзәлә футболчыларына голларны ничек кертергә кирәклеген күрсәттеләр

Рөстәм Саранов тырышлыгы белән, Минзәлә футбол командасы Татарстан чемпионатының икенче лигасында уйнаячагын хәбәр иткән идек.



Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Үткән шимбәдә Минзәләдә беренче уен үтте. Мондый көчле турнирда күптән катнашмаган безнекеләр былтыргы чемпионнар белән уйнады.
Команда ничектер, тамашачыларга уенның шундый исәп белән төгәлләнүен кабул итү авыр булгандыр. Безнекеләр җиңелде. Чемпионнардан көчле сабак алды.
Районда олылар футболының реаль торышын белгән кешеләр  егетләрнең уйнавын , батырлык дип кабул иттеләр.Тәҗрибә һәм осталык көчле көндәшләр белән уйнап һәм җиде кат тире чыкканчы тренировкалардан соң гына килә шул.
Чүп өстенә чүмәлә ,дигәндәй төп капкачыбыз, өметебез Владислав Архипов травмаланды, турнир ахырына чаклы уйнамаска мөмкин.
Бу уенда район данын Дмитрий Галлямов, Дамир Маннанов, Раил Гилязетдинов, Динар Идиатуллин, Антон һәм Александр Сухоруковлар, Сергей Ушаков, Александр Буранов, Роман Кожевников, Руслан Саранов, Никита Иманов, Егор Титов, Рамил Хаматхановлар яклады.
Рөстәм Саранов:
-Һәр уенда теләсә нинди саннарга әзер булып торырга кирәк.Көчле команда белән уйнап, кимчелекләребезне күрдек.
Тамашачылар күбрәк килсен иде.Үзләрен бездән яхшырак уйныйм дип уйлаучыларны көтәбез. Футбол кырында үзе сораган позицияне бирәчәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев