Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Минзәләдә булды

Бүген Минзәләдә ТР Мөселманнар Диния назәрате рәисе, мөфти Камил Сәмигуллин Минзәләдә район башлыгы, Минзәлә район Советы рәисе Айдар Салахов, Тукай һәм Минзәлә районнары имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрас белән очрашты. Танышу сәфәре барышында мәртәбәле кунакны аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, протокол бүлеге начальнигы Ирек Җиһаншин, Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан Мортазин озатып...

Бүген Минзәләдә ТР Мөселманнар Диния назәрате рәисе, мөфти Камил Сәмигуллин Минзәләдә район башлыгы, Минзәлә район Советы рәисе Айдар Салахов, Тукай һәм Минзәлә районнары имам-мөхтәсибе Җәүдәт хәзрәт Харрас белән очрашты.

Танышу сәфәре барышында мәртәбәле кунакны аның урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, протокол бүлеге начальнигы Ирек Җиһаншин, Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан Мортазин озатып йөрде.

Мөфти район хакимияте бинасында аралашу вакытында райондагы дин йортлары, аларның торышы белән таныштырганнан соң, бүгенге вәзгыятьне күздә тотып, район җитәкчелеге белән дини структураларның берләшеп эшләвенең роле турында фикер алыштылар.

Татарстан мөфтие Минзәлә мәчетендә өйлә намазын укыды. Соңыннан район мөселманнары белән аралашты, аларның сорауларына җавап бирде, аеруча башка конфессия вәкилләре белән дус-тату яшәү, дин тотучы яшьләргә, радикализмга, экстремизмга кагылышлы сорауларны ассызыклап үтте.

Камил Сәмигуллин Минзәлә мөселманнарын якынлашып килүче Мәүлид бәйрәме белән котлады.

Видео: Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин минзәләлеләрне Мәүлид бәйрәме белән котлады

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев