Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстан Президенты Чыршы бәйрәмендә Минзәлә балалары да катнаша

Бүген башкалабыз Казанда узачак Татарстан Президенты Чыршы бәйрәмендә районыбыздан 26 бала катнаша.

 (Флүрә Мусина, “Минзәлә-информ”)

Яңа ел тантанасына кемнәр бара соң?

Леонид Петраев, район мәгариф бүлеге начальнигы:

– Республика Президенты исеменнән үткәрелә торган әлеге традицион Яңа ел тантанасында уку алдынгылары, төрле фән олимпиадаларында һәм иҗади бәйгеләрдә җиңүчеләр, спортта уңышларга ирешүчеләр, җәмәгать тормышында актив катнашучылар, шулай ук катлаулы тормыш хәлендә калган балалар катнаша. НТВ каналының “Син супер!” телепроектының дүртенче сезонында чыгышы белән бөтен илгә танылган 1 нче урта мәктәп укучысы Данила Новиков Президент елкасына махсус чакырулы. Ул башкалабызга башкаларга караганда алданрак юл алды. Данила әлеге Чыршы бәйрәмендә чыгыш ясаячак. Безнең өстәмә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгыннан алынган мәгълүмат буенча, республика Чыршы бәйрәменә барысы 8 мең укучы чакырулы. Традицион рәвештә, яшь тамашачыларны котларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов киләчәк. Шулай ук бәйрәм кысаларында, Рөстәм Миңнеханов катнашында түгәрәк өстәл оештырылачак. Анда Татарстанның 16 сәләтле баласы катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев