Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
Көн темасы

Татарстан Республикасы җәмәгать транспортында йөрү өчен тарифлар билгеләнде

Минзәлә шәһәрендә җәмәгать транспортында йөрү бәясе 33 сум тәшкил итәчәк.

Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан кешеләрне йөртүче оешмаларның тапшырылган документларына үткәрелгән экспертиза нәтиҗәләре буенча һәм транспорт инфраструктурасының тотрыклы эшләвен, хезмәт күрсәтүнең тиешле сыйфатын һәм пассажирлар иминлеген тәэмин итү максатларында 2026 елга Татарстан Республикасы территориясендә җәмәгать транспортында пассажирлар йөртүгә максималь чик тарифлар билгеләнде.

2026 елның 1 гыйнварыннан Казанда, Чаллыда, Түбән Камада һәм Әлмәттә җәмәгать транспортында йөрү  бәясе 46 сум тәшкил итәчәк. Тариф менюсында озак файдаланыла торган билетлар белән түләү мөмкинлеге саклана, бер сәфәрнең бәясе 36 сум тәшкил итәчәк.

Минзәлә, Нурлат, Лениногорск, Зәй һәм Актаныш шәһәрләрендә җәмәгать транспортында йөрү бәясе 33 сум тәшкил итәчәк.

Яшел Үзән һәм Түбән Кама муниципаль районнарында шәһәр яны юлларының бер километры бәясе 3,68 сум тәшкил итәчәк. Татарстан Республикасының башка муниципаль районнарына карата, җайга салуның алдагы чорларында фактта расланган чыгымнар булмау сәбәпле, пассажирлар йөртүгә 2025 елда гамәлдә булган элек билгеләнгән тарифлар саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев