Татарстан Республикасы икътисад министрлыгы вәкилләре Минзәлә эшмәкәрләре белән очрашты
“Ялкын” яшьләр үзәгендә районыбыз эшмәкәрләре Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Равил Сираҗиев җитәкләгән делегация вәкилләре белән очрашып, ачыктан-ачык сөйләштеләр, үзләрен борчыган сорауларын бирделәр.
(Дифиза Нуриева, “Минзәлә-информ”)
Очрашу алдыннан министрлык вәкилләре Нәсим Дәүләтов фермерлык эшчәнлеге белән таныштылар, Хуҗәмәт ремонт-механика заводында, Камский Бекон комплексында, Футука кидс мебель ясау фабрикасында, ТПФ “Изыскатель” дә булдылар.
ТР “Эшмәкәрләргә ярдәм итү фонды” генераль директоры Айдар Салихов кече шәһәрләр өчен генә эшли торган “Промышленные парки”ярдәм программасы, “Корылык” микрофинанс продукты һәм башка шундый ярдәм чаралары белән таныштырды. Әлеге фондттан ярдәм алырга теләгән эшмәкәрләр аның Минзәләдәге вәкиле Алмаз Нурлыевка турыдан-туры мөрәҗәгать итә алалар.
Бер генә бизнес та кредиттан башка башланмый. Ә кредит алу өчен банклар залог сорый, башка документация эшләре дә юк түгел. Бу очракта эшмәкәрләргә “ТР Гарантия фонды” ярдәмгә килә. Әлеге фондның директоры урынбасары Илнур Сираев үз чыгышында фонд эшчәнлеге турында сөйләде.
“Россельхозбанк” вәкиле Ленар Хабибуллин да кече һәм урта эшмәкәрләр алырга мөмкин булган ташламалы кредитлар белән таныштырды.
Соңыннан район эшмәкрләре үзләрен борчыган сорауларын бирделәр.
ТПФ “Изыскатель» директоры Александр Леванов “файдалы казылмалар чыгаруга салым түлибез, ләкин без бит нефть тә, алтын да чыгаручы оешма түгел” дип белдереде. АТП директоры Рамил Кәримов ягулык майлау материалларының бернинди кисәтүсез елга берничә тапкыр кыйммәтләнүе, дәүләт субсидиясенә алынган транспортны учетка бастыруда кыенлыклар булуы хакында әйтте. Шулай ук эшмәкәрләр электр энергиясе өчен тарифларның югары булуына да басым ясадылар “1 кВт өчен 8 сум түлибез, бу шәхси сектр бәясеннән шактый нык аерыла. Суыткычлар, кондиционерлар, яктырткыч лампочклар, станоклар – барысы да энергиягә тоташкан”.
“Эшмәкәрләргә ярдәм итү” фонды аша кредит алганда поручитель өчен күчемсез милекне салырга буламы”, “Үзмәшгульләр күпме күләмдә кредит ала ала?” кебек сораулар да яңгырады залда утыручы эшмәкәрләрдән.
Әйе, бүгенге көндә үзмәшгульләргә дә, кече һәм урта бизнес вәкилләренә дә ташламалы кредитлар алып үз эшләрен башлап җибәрү, киңәйтү, үсү мөмкинлеге зур. Ләкин район башлыгы Айдар Салахов билгеләп үткәнчә, займ һәм кредитлар алганда алга карап фикер йөртергә, илдә барган пандемия, чималларга кисәк бәя күтәрелү кебек вакыйгаларны да истә тотарга кирәк. Шулай ук район башлыгы районда туризм, авыл хуҗалыгы тармагын үстерү юнәлешендә дә эшмәкәрлекне үстерү мөмкинлеген әйтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев