Татарстан ветеринарлары 2025 елга нәтиҗәләр чыгардылар, 2026 елга бурычлар билгеләделәр
Бүген видеоконфереция режимында Татарстан Министрлар кабинетының баш ветеринария идарәсе һәм ветеринария, фитосанитар күзәтчелеге Федераль хезмәтенең коллегиясе булды.
Район хакимиятенең утырышлар залында район авыл хуҗалыгы һәм азык — төлек идарәсе җитәкчесе Илфар Халиков, авыл җирлекләре башлыклары, ветеринария берләшмәсе хуҗалык ветеринария белгечләре катнашты.

Авыллардагы җыеннарда район ветеринария җитәкчесе Нияз Габдуллин проблемалар, куркыныч чирләр хакында чыгыш ясады.
Коллегиядә шул һәм башка проблемалар хакында ( фитосанитария) җентекле сөйләшү булды.

Йомгаклау сүзе белән Татарстанның авыл хуҗалыгы министры Марат Зяббаров чыкты. Ул коллегиядә катнашучыларга 2026 елга бурычлар куйды.
Чыгыштан аңлашылганча, Минзәлә районы ветеринария берләшмәсенең хезмәте уңай яктан телгә алынды, безгә тиздән махсус техника биреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
ВКонтакте: Мензелинск news - Мензеля-информ
Telegram-канал: Мензелинск news - Мензеля-информ
Нет комментариев