Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстанда дәүләт телләрендә язылган элмә такталарда хаталар табу буенча конкурс дәвам итә

Минзәләдән әлегә катнашучылар юк

(Илшат Вагыйзов, "Минзәлә-информ") 

ТР премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев рәислегендә республикада агымдагы елның 4 аенда ТР дәүләт телләре турындагы канунны реализацияләү буенча җыелышта дәүләт телләрендә язылган элмә такталарда хата табу буенча конкурс дәвам итүе турында да сүз барды.

2021 елның 1 сентябренә кадәр дәвам итүче конкурсның нигезләмәсен түбәндәге сылтама буенча карый аласыз.

Минзәлә район башкарма комитетының эшләр идарәчесе Светлана Җамалиева хәбәр итүенчә, әлегә районыбыздан конкурста катнашучылар юк. Хәер, моны пассивлык дип кабул итү дөрес булмас. Министрлыклар, республика учреждениеләренең чыгышларыннан күренгәнчә, барлык критерийлар буенча да Минзәлә районы “яшел зонада”, димәк, дәүләт телләре турындагы канун үтәлеше буенча актив эш алып барыла. Шунысы куанычлы, эшмәкәрләр дә республиканың дәүләт телләрендәге белешмә мәгълүмат, элмә такталар урнаштыруга карата уңай мөнәсәбәттә, моны шәһәрдә кибет, предприятиелрнең фасадлары буенча да күреп була.

сан

Хисап чорында – 4 айда административ комиссия тарафыннан дәүләт телләре турында канун бозу очраклары буенча 3 протокол төзелгән.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев