Минзәлә

Минзәлә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Татарстанда яшәп Үзбәкстан Республикасы тормышында катнаштылар

Бүген Минзәлә, Мөслим районнарында яшәүче Үзбәкстан гражданнары Үзбәкстан Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча үткәреләчәк референдумда алдан тавыш бирүдә катнаштылар.



Илдус Шаһиев, Минзәлә- информ
Мәдәният сараенда урнашкан сайлау участогына шактый кеше килде.Үзбәкстан гражданнарының күбесе "Бекон" җәмгыятендә эшли икән.
Сайлауга килүчеләр өчен Мәдәният сарае хезмәткәрләре концерт күрсәттеләр.Андрей Антипин үзбәкчә җырлап җибәргәч, сайлау участогына килүчеләр биеп тә җибәрде .
Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Фариддин Насриев:
- Татарстанда яшәүче ,эшләүче Үзбәкстан гражданнары төрле районнарга сибелгән.Референдумда катнашуда аларның хокуклары саклансын өчен, муниципалитет җитәкчеләре чакыруы буенча без 30 апрельгә кадәр алдан сайлау мөмкинлеге тудырабыз.Сайлау участогында безнең консуллык вәкилләре эшли.Безнең гражданнарга сайлауда катнашу мөмкинлеге тудырган һәркемгә рәхмәтемне җиткерәм!!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев